“Чыгышы”на бәйле рәвештә чүпне сортларга аеру һәм җыю – калдыкларга “икенче сулыш” өрү мөмкинлеге бирердәй процесс ул. Чаллы шәһәрендә 18 мәгариф оешмасының 5нче сыйныфлар укучылары заманча чүп савыты моделен булдырып, аның белән таныштыруга ирешкән. Биредә 4нче Балалар экологик-биологик үзәгендә, калдыкларны аерып җыю темасына багышлап, экология-туган якны өйрәнү максатында “Яшел эстафета” дигән шәһәр уен программасы этапларыннан берсе булып узган. Укучыларга укытучы-остазлары җитәкчелегендә пластиктан, катыргы, агач, кәгазь, пенопласт һәм башка материаллардан макет эшләү тәкъдим ителгән. «Яшел эстафета»га 40тан артыграк укучы кушылган. Җиңүчеләр башкарылган эшнең бизәлеше һәм сыйфаты ягынан гына түгел, макетны тәкъдим итү, идеясенең үзенчәлеклелеге, жюри сорауларына җавапларның ни дәрәҗәдә дөрес булуыннан чыгып та билгеләнгән. “Мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен калдыкларны аерып җыю процессына җәлеп итү аша яңа экологик культура булдырыла, балаларның аңы үстерелә. Укучыларыбыз контейнерларның төрле модельләрен проектлады, алар арасында автомат үлчәүләр белән тәэмин ителгәннәре һәм кызыксындыру системасын күздә тотканнары да бар”, - дип сөйләп үтте этап нәтиҗәләре турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров. Чара йомгаклары буенча 10 уку йорты укучысы призлы урыннарга лаек булган. 41 һәм 58нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре командалары беренче урынны бүлешкән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте