35 нче лицейда кошлар өчен яңа “ашханә”ләр ачу буенча акция үткәрелгән

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Баланың тере табигать белән аралашуы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Кышкы суыклар балаларны  – кар, олыларны – бәйрәмчә кәеф белән куандырса, янәшәбездә кышларга калган кошкайлар тормышын шактый ук катлауландыра. Шуны истә тотып, экология тәрбия максатыннан, 35 нче лицейда экоотряд тарафыннан акция үткәрелгән. Чара “Кошлар өчен ресторан” дип аталган.

Укучылар үзләренең кулы белән кошларга акча чыгымы да, зур хезмәт тә,  һөнәри күнекмәләр дә таләп итмәгән җимлекләр әмәлләгән. Пластик шешәдән кошлар өчен җимлек ясау  – бер генә баланың да кулыннан килмәслек эш түгел. Аны ясау өчен шешәгә киң “ишек” тишеп, канатлы дусларыбыз җәрәхәтләнмәсен өчен, кырыйларын тигезлисе һәм элеп кую өчен уңайлы бау гына табасы. Пластик җимлек кошкайларга “ашханә” ролен үтәү генә түгел, бәлки бакча бизәге дә булсын өчен укучылар аны җете төсләргә буялган рәсемнәр, язулар белән бизәп тә җибәргән әле. “Җимлекне агачка элеп куйдың да оныттың түгел: аңа көн саен җим салып торырга кирәк. Кошларны ашатуга керешкәч, көннәрдән-бер көнне җимлек турында онытканчы, әлеге изге эшкә бөтенләй алынмавың хәерле. Кошлар ашату урынын истә калдырып, көн саен буш җимлеккә очып килә. Шулай итеп, алар ризык эзлисе урынга, вакытларын бушка әрәм итә, көтә-көтә ачыгып бетә”, - дип билгеләп үткән экологик сыйныф укытучысы. Балалар үз куллары белән эшләгән җимлекләрне, дәррәү кубып, мәктәп территориясендә үсеп утырган агачларга элеп куйган. Укучылар акция барышында урман чыпчыгы, купшыл, урман саесканы, песнәкләр һәм башка канатлы дусларыбызның кышкы суык көннәрдә ризык табу өчен кешеләр тирәсенәрәк елышырга тырышуларын, җимлекләрне ничек дөрес итеп эләргә икәнен, кошкайларга нинди ризыклар бирергә яравын, ниндиләрен ярамавын белүгә дә иреште әле. Кыскасы, әңгәмәдә барышында укучылар үзләре өчен бик күп яңа файдалы мәгълүматлар ишетте. Кошлар тәкъдим ителгән сый янына шундук килеп кунаклаган да: ә балалар җимлек эчендә чүпләнүче песнәк, карабүрек, чыпчыкларны сәгатьләр буе күзәтергә риза!

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International