Бүген хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә экологик хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республика хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу булып узды. Очрашуда яклар контрольлек-күзәтчелекне хәл кылуда берлектә эшләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. “Иң элек 2018 ел йомгаклары буенча уртак рәвештә башкарылган эш өчен рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Әйләнә-тирә мохиткә зыян салу очраклары буенча хокук тәртибен саклау органны белән берлектә 35 җинаять эше кузгатылды. Узган елда Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү зур вакыйгага әйләнде. Дөнья чемпионаты барышында республикабызда яшәүчеләр һәм кунакларыбызның экологик яктан иминлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә ирешелде, – дип билгеләп үтте министр Александр Шадриков. – Хәзер алдыбызда тагын бер бик мөһим бурыч – эшче һөнәрләре буенча дөнья чемионатын экологик яктан исән-имин үткәреп җибәрү бурычы тора”.

Әңгәмә барышында яклар агымдагы елда берлектә эшләнергә тиешле мәсьәләләрне (иң элек экологик хокук бозуларның санын киметүгә юнәлдерелгән) карады. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International