Чүп озак таркала, агулы матдәләр чыгарып, табигатьне һәм аның байлыкларын: һава, суны, азыкны боза. Якын киләчәктә калдыклар белән эш итү өлкәсендә җитди үзгәрешләр көтелә. Әлбәттә инде, бу мәсьәләдә күп нәрсә халыкның үзеннән дә торачак. Кешедә инде балачактан ук табигатьне ярату хисе тәрбияләргә, аны яклау зарурилыгын тоюны булдырырга кирәк. Бала әти-әнисеннән үрнәк алып үсә бит: олылар калдыкларны аерып җыйса, балалар да шулай эшлиячәк. Сабыйга планетабызны пычратырга ярамавын сеңдерерү шарт.
Шуны истә тотып, экологик агарту максатыннан, 1-25 февраль көннәрендә Казанда чүпне аерып җыюны пропагандалау буенча хезмәтләр кабул ителәчәк. Бәйгене оештыручылар – Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Казан ш. Шәһәр балалар экология-биология үзәге. Проект тормыш эшчәнлеге ысулларына нигезләнеп, мәктәп укучыларын чынбарлыкта экология проблемаларны хәл кылуга җәлеп итү максатында булдырылган. Чарада 2-11 сыйныфларда укучылар катнашырга мөмкин. Әлеге проектны тормышка ашыру мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре игътибарын шәһәрнең экологик хәленә җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк. Шәһәр экологик бәйгесе ике чараны үз эченә ала: чүпне аерып җыю буенча иң яхшы социаль реклама һәм икенчел чималдан креатив файдалану буенча иң яхшы мастер-класс (яраксыз материалдан әйберләр эшләү, башка утильләштерү мөмкинлекләре). Хезмәтләр түбәндәге адрес буенча электрон почтага кабул ителә: ecokonkurs_kzn@mail.ru. Бәйге кураторы – ботаника бүлеге мөдире Ф.Ю. Тимербаева. Белешмәләр алу өчен телефон: 273-48-55.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте