Зарарлы матдәләр эләккән ташландык сулар өлешен киметү, су хуҗалыгы комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү, коммуналь чистарту корылмаларын төзү һәм модернизацияләү, китерелгән зыянны юкка чыгару. Кичә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әнә шушы һәм экология өлкәсендәге төбәк программалары чараларын тормышка ашыру буенча берлектә эшләүне оештыруга кагылышлы башка мәсьәләләр каралды. “Илкүләм экологик оператор” АҖ вәкилләре белән очрашуда министр Александр Шадриков. министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров катнашты. Эшлекле очрашу кысаларында “Илкүләм экологик оператор” АҖ вәкилләре үз компаниясенең эшчәнлеге белән таныштырды. Алар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын булдыру, модернизацияләү, сәнәгать суларын чистарту, төптәге утырмаларны судан арындыру һәм эшкәртү, экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә РФ субъектлары белән берлектә эшләү турында сөйләде.
Очрашу йомгаклары буенча “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында алга таба “Илкүләм экологик оператор” АҖ белән хезмәттәшлекне үстерү турында карар кабул ителде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте