“Халык контроле” ярдәмендә Түбән Камада ачыкланган законсыз чүплек юкка чыгарылган

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Түбән Камада яшәүчеләрдән “Халык контроле” системасы аша территорияне чүпләү турында хәбәр кергән. Гражданнар Тынычлык урамында урнашкан йортлары янәшәсендәге кырга агач кабель барабаннарын һәм аларның калдыкларын китереп ташлау турында җиткергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары исәпләп чыгарганча, чүп-чар китереп өелгән территория мәйданы  120 кв.м тәшкил иткән.

Экологлар, җир кишәрлеге милекчесен билгеләү максатыннан, “Росреестр”ның ТР буенча идарәсенә запрос җибәреп, аның Әлмәт компанияләренең берсенә каравын ачыклаган. Инспекторлар предприятиенең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экологик таләпләрне һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ беркетмә төзеп, күрсәтмә чыгарган. Хәзерге вакытта җир кишәрлеге тәртипкә китерелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International