Экологлар 2018 елның июлендә Лениногорск районы Каратай елгасында пычрак матдәләрнең тиешледән артыграк микъдарда булуы ачыклаган. Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 статьясындагы 1 өлеше (“Су җыйганда һәм ташландык суларны су объектларына агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу”) буенча беркетмә төзелеп, 80 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза чарасы билгеләнгән. Шулай ук бер ай вакыт эчендә әлеге закон бозуларны юкка чыгару өчен күрсәтмәләр бирелгән. Әмма гаепле юридик зат, мондый карар белән килешмичә, судка мөрәҗәгать иткән. Тик предприятие барыбер Лениногорск шәһәр суды һәм ТР Югары Суды карары нигезендә гаепле дип танылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, су объектларына контрольлек итү максатыннан, табигый суга кабат анализ ясап, янә пычрак матдәләр микъдарының тиешледән артып китүен билгеләгән. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше буенча административ тикшерү кузгатылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте