Экологлар карны рөхсәт ителмәгән урыннарга аударып калдыру очракларын ачыклау эшен дәвам итә. Бу юлы – Азнакай шәһәрендә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары кайбер объектларны тикшереп, шәһәрнең 5 ноктасыннан кар пробаларын алган. Үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре буенча ташландык карда нефть продуктлары, аммоний ионы, тимер, хлорид ионы, марганец микъдарының рөхсәт ителгәннән күбрәк булуы ачыкланган. Экологлар аңлатканча, биредә РФ Җир кодексының (№136-ФЗ) 42 нче статьясын һәм “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” №7-ФЗ Федераль законның 51 статьясын бозу турында сүз бара. Прокурор чаралары күрү өчен барлык тикшерү материаллары Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына тапшырылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте