“Идел елгасын саклап калу һәм пычрануына юл куймау” өстенлекле проекты кысасында тормышка ашырылучы чаралар, мониторинг системасы, өслектәге суларга экологик һәм экоаналитик контроль, табигатьне саклау законнарын камилләштерү мәсьәләләре турында бүген “Идел – Россия символы!” дип аталган “түгәрәк өстәл” барышында фикер алыштылар.
“Туган як табигате” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы һәм “Россиянең экологик урыннары” дип аталган фоторәсемнәр конкурсы игълан ителде. Сәнгать эшләнмәләре электрон рәвештә 2018 елның 15 ноябренә кадәр http://www.эко2018.рф сайтында кабул ителә. Конкурсларны оештыручылар – “Содействие” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Эко2018.рф интернет-порталы.
Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге әйләнә-тирә мохиттә Яшь тикшеренүчеләр бөтенроссия конкурсының шәһәр этабын игълан итә. 12дән 18 яшькә кадәрге яшьләрне конкурста катнашырга чакырабыз.
Табигать өчен нәрсә яхшы да нәрсә начар? Сорауга җавапны Тукай районындагы “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр эзләде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Казан дәүләт аграр университеты арасында бүген хезмәттәшлек турында шартнамә имзаланды.
Табигатьне саклау законнары бозылуның 4600дән артык очрагы ачыкланган. 160 миллион сумнан артыграк суммада административ штрафлар түләттерелгән. Бүген Татарстан Республикасы прокуратурасында хокук саклау һәм тикшерү органнарының аерым сакланучы табигать территорияләре, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану турында законнарның үтәлеше өлкәсендәге хокук бозуларга каршы тору буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләренә кагылышлы ведомствоара киңәшмә булды.
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә IX махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Чиста су. Казан” конгрессы ачылды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский сәламләде. “Татарстан Республикасы – Россиянең иң күп сулы төбәкләреннән берсе. Хәзерге заманда яшәүчеләр буларак бүген безнең бурыч – суның сыйфатын саклап калу, – дип билгеләп үтте ул.– “Чиста су. Казан” тәҗрибә алмашу өчен тиңсез мәйданчык булыр, дип уйлыйм”.
Гараж кооперативы территориясендә рөхсәтсез барлыкка килгән чүплек “Мәктәп экопатруле” ГМСтан файдаланучы мәктәп укучылары ярдәме белән табылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре, урынга баргач, анда көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары, автотранспорт шиннары һәм пыяла ватыкларына тап булды.
34636 кеше катнашында һәм 691 тонна җыелган калдык. Узган ялларда узган Бөтендөнья чисталык көне нәтиҗәләре шундый. “Илнең генераль өмәсе”, “Яшел Россия” һәм “Булдырырбыз!” экологик акцияләр кысаларында үткәрелгән чараларга республиканың барлык районнарында яшәүчеләр кушылды.
Бүген барча дөньяда суның сыйфатын мониторинглау көне билгеләп үтелә. Американың Чиста су фонды инициативасы белән гамәлгә куелган экологик бәйрәм планетадагы су ресурслары проблемалары турында җәмгыятькә хәбәр итү дәрәҗәсен арттыруга һәм аны пычратудан саклау эшендә катнашуга юнәлдерелгән.