Экологлар Түбән Камада пычрак карны өеп кую очрагын теркәгән

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Үзләренең территориясен чистартканнар, шул ук вакытта иҗтимагый территорияне пычратып куйганнар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәре буенча рейд үткәрү барышында производство базасы территориясен чистартканнан соң хасил булган кар өеменә юлыккан. Предприятие  территориясендәге кар тиешле урынга алып барып түгелмәгән, бәлки капкасы артына гына этеп куелган, дип хәбәр итә экологлар. Пычрак кар өеме мәйданының  – 20 м2, күләменең – 75 м3 тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Лаборатория белгечләре, хәвефлелек классын билгеләү максатыннан, кар пробалары алган.

Гаепле юридик затка карата җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгәне өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы буенча административ беркетмә төзеләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International