Туып үскән якның табигате белән танышу, тыюлыклар буенча экскурсияләр, экологлар белән очрашулар һәм тарафдарларың белән танышу. Яшь активистларны “Яшь натуралист” фестивалендә әнә шулар көтә. Фестиваль 15-17 март көннәрендә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында (Биектау районы, Крутушка бистәсе) уздырыла.
Чарада катнашу өчен гомуми белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый экологик оешмалар һәм хәрәкәтләр, яшь натуралистлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында оештырылган 3 кешелек (6-8 сыйныф укучылары) командалар чакырыла.
Фестивальдә катнашуга заявкалар 2019 елның 20 февраленнән 6 мартка кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: budetchisto.tatar@mail.ru. Фестивальдә катнашучыларны теркәү 15 март көнне 08:00 сәгатьтән 09:30 сәгатькәчә түбәндәге адрес буенча хәл ителә: Казан ш., Г.Тукай ур., 58 й., 308 оф.
Фестиваль турында нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була – Нигезләмә.
Фестивальдә катнашуга заявкалар мәгариф оешмаларыннан кабул ителә – тутыру үрнәге.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте