Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Безнең белән аер” программасын гамәлгә кертү планнары буенча фикер алышу булды

2019 елның 22 феврале, җомга

Әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт, халыкны чүпне аерып җыярга өйрәтү – бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әнә шушы һәм башка мәсьәләләр каралды. Биредә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эко-технологияләрне гамәлгә кертүче коммерцияле оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Яклар Татарстан территориясендә “Безнең белән аер” программасын гамәлгә кертү планнарын карады. “Программа ике өлештән: инфраструктура (контейнерлар урнаштыру, төрелмә калдыкларын җыю һәм эшкәртүдән гыйбарәт) һәм агарту (халыкны калдыкларны аерып җыю культурасына өйрәтү) өлешләреннән тора”, – дип билгеләп үтте  Coca-Cola HBC Russia оешмасының тотрыклы үсеш һәм җирле бергәлекләр белән берлектә эшләү буенча менеджеры Алиса Васильева. Александр Шадриков кунакларга республикада чүпне аерып җыюны гамәлгә кертү эше турында сөйләп, үсеп килүче буын белән эшләүнең әһәмиятен аерым ассызыклап үтте. “Әти-әниләрен өйрәтүче балалар заманы җитте. Хәзер өлкән буын күпне нәкъ менә шулардан белә”, – диде министр. Шулай ук коммерция структуралары вәкилләре Татарстан экологларын “Безнең белән аер” программасының башка төбәкләрдәге эш нәтиҗәләре белән таныштырды. “Без сезнең белән зур һәм мөһим бер эшне башкарабыз. Оптималь нәтиҗәләргә ирешү өчен безгә тырышлыкларны берләштерергә кирәк”, – дип йомгак ясады сүзенә Александр Шадриков.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International