Бүген мәктәп укучыларының А.М.Терентьев исемендәге XХV Идел буе фәнни-экологик конференциясенә Татарстаннан, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 150дән артыграк укучы җыелды. Биредә балалар агроэкология, тау, сәнәгать һәм химия экологиясе, биоиндикация һәм биомониторинг өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре белән уртаклашу мөмкинлеге алды.
Укучыларны ТР атказанган экологы, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов сәламәләде. Ул эколог һәм педагог Альберт Михайлович Терентьевның эшчәнлеге турында фильм белән таныштырды. “Альберт Михайлович укучыларны фәнни эшчәнлеккә тартып, һәркайсының мөмкинлекләрен ача белгән бик сәләтле, белемле, кызыксынучан кеше була”, – дип билгеләп үтте ул. Гомуми белем бирү һәм белем алучыларга йомгаклау аттестациясе үткәрү бүлеге начальнигы Лилия Сәйбанова укучыларга киләчәктәге фәнни тикшеренүләрендә уңышлар теләде. “Безнең бурыч – республикабызның табигый байлыкларын саклау максатында тырышлыкларыбызны берләштерү. Һәрбер хезмәтегезнең үзегез өчен яңа җиңүгә әйләнүен телим!” – дип фатиха бирде мәктәп укучыларына Лилия Сәйбанова. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүматлаштыру системалары һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин, үз чиратында, конференциядә катнашкан өчен балаларга рәхмәт белдерде: “Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы өчен сезнең эшчәнлек бик тә мөһим, сез – планетабызны алга таба үстерүчеләр. Экология белән кызыксынучы акыллы һәм тырыш балалар өчен Министрлык ишеге һәрвакыт ачык”, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Республика олимпиада үзәге методисты Ольга Аввакумова, Казан шәһәре Яңа Савин районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы Сәрия Сабирова һәм экологик хәрәкәт ветераннары Гөлшат Садыйкова, Илсура Гайсарова Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Мәктәп укучыларының А.М.Терентьев исемендәге Идел буе фәнни-экологик конференциясе ел саен, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге тарафыннан ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты белән берлектә үткәрелеп килә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте