Кеше планетаның “кыяфәтен” ничек үзгәртә ала, чүпне аерып җыю һәм өмәләрдә катнашу нигә кирәк? Чирмешән лицее укучылары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә әнә шушы һәм экологиягә кагылышлы башка сорауларга җаваплар эзләде. Чараларда уку йортының 5, 6, 10 сыйныфлары укучылары катнашты. Унынчы сыйныфта укучылар беренче эко-дәрестә әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынты, яки кеше йогынтысы факторларын һәм аларны юкка чыгару ысулларын карады. 5-6 сыйныфларда укучылар өчен дәрес татар телендә үткәрелде. Дәрестә балаларга һәркайсының туып үскән төбәге экологиясенә ничек итеп уңай йогынты ясый алуы: чүпне аерып җыю, батареяләрне – утильләштерүгә, ә кәгазьне – яңадан эшкәртүгә тапшыру, мәктәп эко-патруленә кушылу мөмкинлегенә ия булуы турында сөйләп үтелде. “Эко-патрульгә кушылу өчен кесә телефонына кушымта куйдырып, шуның ярдәмендә экологларга рөхсәт ителмәгән урыннарда калкып чыккан чүп өемнәре фоторәсемнәрен җибәрергә була. Без сезнең белән хезмәттәшлек итүгә һәрвакыт шатбыз!” – дип белдерде идарә белгече Алинә Ризванова. Шулай ук балалар эко-викториналарда катнашты һәм буш тартмалардан кошларга җимлекләр ясады.
“Экологик яктан агарту чаралары балаларны әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәтергә, һәркайсының туып үскән төбәгебезнең табигый байлыкларын саклау буенча гомуми эшкә өлеш кертә алуларын күрсәтергә тиеш”, – ди экологлар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте