2019 елның 25-26 март көннәрендә Мәскәүдә “Экология” X Халыкара форумы үткәрелә. Форум Россияне экологик яктан үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә багышланып, “Экология” илкүләм проектының барлык тематик юнәлешләре буенча дискуссион чаралар комплексын үз эченә ала.
Чараның оештыручысы – “Экология” иҗтимагый форумы” автоном коммерциясез оешмасы. Форум РФ Федераль Җыены, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, шулай ук башка профильле министрлыклар һәм ведомстволар ярдәме белән үткәрелә. 2019 елда форум чит илләрдән 20 делегатны кабул итәчәк. Ике көнлек программаның 2 меңнән артыграк кешене җыюы күздә тотыла.
“Экология” Х Халыкара форумының эшлекле программасы 8 тематик юнәлеш буенча 30дан артыграк чараны үз эченә ала:
- Инновацияләр һәм экологик үсешнең башка юнәлешләре;
- Сәнәгатьнең пычратуы – әйләнә-тирә мохиткә чыгарыла торган зарарлы матдәләрне киметү мөмкинлекләре;
- Калдыклар белән эш итү тармагын үстерү;
- Россиянең су-коммуналь хуҗалык экологиясе;
- Сәнәгатьтә табигый ресурслардан файдалануның экологик аспектлары;
- Экология өлкәсендә мәгариф һәм фән;
- Хайваннар дөньясын саклау;
- Глобаль экологик проблемаларны хәл кылу максатында халыкара хезмәттәшлек.
Шулай ук форум кысаларында экология өлкәсендәге казанышлар һәм әзер инновацион чишелешләр буенча киң колачлы экспозиция булдырылачак. Күргәзмәнең тематикасы су әзерләү һәм су чистарту, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү, производствода экологик мониторинг һәм контрольлек, экоконсалтинг, экология өлкәсендә илкүләм һәм төбәк хөкүмәт программалары һәм социаль җаваплы икътисад лидерлары экопроектларын үз эченә ала.
Россия Федерациясендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик үсеш буенча иҗтимагый резолюция (ул ел саен әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарны һәм дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча экологик эшчәнлектә катнашучыларның инициативаларын һәм тәкъдимнәрен берләштерә) форумның төп йомгагына әйләнәчәк.
Форумны үткәрү турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (http://forumeco.ru/conf2019/) танышырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте