Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы анда: “Кешеләребез экологик иминлек мәсьәләләренә карата торган саен зуррак таләпләр куя”, – дип билгеләп үтте.
РФ Президенты үзенең мөрәҗәгате кысаларында гражданлык контрольлегенең, шул исәптән иҗтимагый экологик инспекторлар контрольлегенең әһәмиятен ассызыклады. “Аларның теге яки бу закон бозу очраклары турында сигналлары хакимият органнары тарафыннан мәҗбүри төстә каралырга, конкрет чаралар күрүгә китерергә тиеш. Якындагы ике ел эчендә шәһәрләр читендәге проблемалы 30 зур чүплекне, ә алты ел эчендә – калганнарын ябу һәм рекультивацияләү шарт. Шул ук вакытта миллионнарча тонна яңа чүп җыелмасын өчен калдыкларны эшкәртү өлешен арттырырга: бүген бу 8-9 процент тәшкил итсә, алга таба – 60ка җиткерергә кирәк”, – диде ул.
“Торак-коммуналь хуҗалык, энергетика, транспорт предприятиеләрен экологик яктан чиста гамәл-чишелешләргә күчерү зарури. Шул исәптән бизнесны газ-мотор ягулыгы базарын үстерү проектларында катнашуга, аерым алганда, сыекландырылган табигый газдан файдаланучы ягулык салу станцияләре челтәрен һәм ягулык системаларын булдыруга инвестицияләр җәлеп итүгә өндим. Дөньяның бер генә иле дә бездәге кебек сыекландырылган газ байлыгы белән мактана алмый. Әйе, чынында акчаны күп сорый торган шактый ук авыр проект бу. Әмма эшләргә кирәк. Әҗерен китерәчәк ул. Бизнеска да, кешеләребезгә дә”, – дип басым ясап әйтте РФ Президенты.
Илебезнең зур индустриаль үзәкләрендә яшәүчеләр сәнәгатьнең иң яхшы, иң кулай технологияләргә, табигатьне саклау буенча катгый стандартларга күчүен күреп-сизеп торырга тиеш, – дип өстәде Владимир Путин.
“Экология өлкәсендәге проблемаларны хәл итү – сәнәгатебез һәм фәнебезнең бурычы, һәркайсыбызның җаваплылыгы ул. Бу эшкә яшьләрне дә актив төстә кушылырга өндим. Без киләчәк буыннарга экологик яктан имин ил калдырырга, Россиянең табигый байлыкларын һәм тыюлыклары фондын сакларга тиешбез. Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына тәфсилле ревизия ясау бурычын йөклим. Барлык тыюлыклар территорияләре кадастр учетына куелырга тиеш. Моннан тыш законнарда шуны теркәү шарт: тыюлыкларда территорияләрнең бер өлешен кемнәргәдер бүлеп бирү, агачларны кисү яки капиталь төзелеш алып бару ярамый, аларда фәкать экологик туризм гына рөхсәт ителә. Әлбәттә, мондый территорияләрдә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен дә истән чыгарырга ярамый. Әмма бу мәсьәләне комплекслы төстә хәл кылу кирәк”, – дип басым ясап әйтте дәүләт җитәкчесе.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте