Бүген республика Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында яраксызга чыккан химик ток чыганакларын җыю буенча пилот проектын тормышка ашыру каралды

2019 елның 22 феврале, җомга

Татарстанда эшкә яраксыз химик ток чыганакларын җыю буенча күпме пункт ачылачак һәм алар кайда урнаштырылачак? Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгән эшлекле киңәшмә кысаларында әнә шушы һәм республикабызда яраксызга чыккан батареяләрне аерып җыю, туплауның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру ягыннан башка мәсьәләләр каралды. Фикер алышуда республика министрлыклары һәм ведомстволары, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре, Татарстандагы төбәк операторлар – “Гринта” ҖЧҖ, “ПЖКХ” идарәче компаниясе”, шулай ук “Дюраселл Раша” ҖЧҖ компаниясе вәкилләре катнашты.

 Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, республика Президенты поручениесе нигезендә, Россия инвестиция форумы кысаларында төзелгән килешүләрне тормышка ашыру эше кыска срокларда оештырылырга тиеш, дип билгеләп үтте. Халыкны чүпне аерып җыюга җәлеп итүгә этәргеч бирү юнәлешендә эшләү кирәк. “РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгате кысаларында билгеләп үткәнчә, 2024 елга калдыкларны эшкәртү өлеше 60 процентка җиткерелергә тиеш”, – дип басым ясап әйтте Александр Шадриков. “Иң мөһиме – республикабызда яшәүчеләр безне хуплый, һәм бу эшкә хәтта балалар да җәлеп ителгән”, – дип билгеләп үтте ул.

  Федераль инфраструктура (Дюраселл Раша) башлыгы Александр Пестерев, үз чиратында, Татарстан Республикасында калдыкларны җыю һәм эшкәртү тәҗрибәсен гамәлгә кертү өлкәсендә зур эшләр алып барылуын ассызыклады. “Безнең дә, республика Хөкүмәте кебек үк,  тиз генә программаны тормышка ашыруга керешүгә карата кызыксынуыбыз зур”, – диде җитәкче. Компания, контейнерлар урнаштырудан тыш, мәгариф учреждениеләрендә җыелган калдыкларны эшкәртү бурычын да үз өстенә алмакчы. Республика территориясендә яраксызга чыккан химик ток чыганакларын җыюның 2 меңнән артыграк урынын оештыру күздә тотылган.

Киңәшмәдә катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яраксызга чыккан батареяләр җыю тәкъдимнәре, контейнерларны урнаштыру, шулай ук җыелган калдыкларны алга таба утильләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. “Экология язы – 2019” республика акциясе башлануга, пилот проектын тормышка ашыруга керешү планлаштырыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International