“Планетаның якты киләчәге хакына төрелмә-каплар” халыкара экологик бәйгесе игълан ителгән

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Пластиктан баш тарту бик әйбәт анысы, тик менә дөнья икенче чиккә ташланмасмы – кәгазьне, димәк, агачны, яшеллекне кирәгеннән артык дәрәҗәдә куллана башламасмы? Шуны истә тотып, кәгазь һәм катыргы төрелмә-каплар бизәлешен эшләүче Smurfit Kappa компаниясе “Планетаның якты киләчәге хакына төрелмә-каплар” халыкара экологик бәйгесен игълан иткән. Конкурс кысаларында ике биремне үтәү: йөрткәндә һәм саклаганда аслыкларны чорнау өчен кулланыла торган пластик стретч-пленкага алмаш тәкъдим итү; электрон сәүдәдә кулланыла торган үзенчәлекләре белән кәгазь төрелмә эшләү. Конкурста катнашырга теләүчеләр 2019 елның 29 мартына кадәр бу хакта тиешле карарга килергә мөмкин. Барлык материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелергә тиеш:  designchallenge@smurfitkappa.com. Җиңүчеләрне  8000 евро күләмендә акчалата приз көтә. Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (https://vsekonkursy.ru/konkurs-ekologicheskoj-upakovki.html) танышырга була. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International