Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт районында яшәүче берәүдән канализация суларының агып ятуы турында мөрәҗәгать алынган. Тикшерү барышында Ленин урамындагы күп фатирлы йорт каршында тыгылган коедан канализация суларының тир-юньгә агып торуы ачыкланган. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре пычранган туфрактан пробалар алган. Лаборатория тикшерү нәтиҗәләре туфракта аммоний азотының рөхсәт ителгәннән күбрәк күләмдә булуын күрсәткән. Әлеге мөрәҗәгать Әлмәт шәһәр прокуратурасына карап тикшерү һәм тиешле чара күрүгә җибәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте