Мамадыш районында, үзбелдеклеләнеп, туфракның уңдырышлы катламын салдырып алучылар җаваплылыкка тартылган

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Мамадыш районында гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә табигатьне саклау законын бозу очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан. Тикшерү барышында Мамадыш районы Соколка авыл җирлеге тирәсендә, Кама елгасы яры буенда, экскаватордан файдаланып, җир эшләре алып барылу ачыкланган. Ягъни рөхсәт документларыннан  башка гына туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп салдырып алу факты билгеләнгән. Гаепле затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 1 өлеше буенча беркетмә төзелгән һәм административ штраф салу турында карар чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International