Бүген Россия Федерациясе Прокуратура университетының Казан юридик институтында (филиалы) экологик иминлек һәм икътисад өлкәсендә күзәтчелекне хәл итүче прокуратура хезмәткәрләре – тыңлаучыларның укуга керешүләренә багышланган тантаналы чара булды. Тантанага җыелган халыкка филиал директоры Фәрит Хисаметдинов мөрәҗәгать итте. Ул укытучылар белән таныштырды, институтның эше турында сөйләде, тыңлаучыларны укуларының башлануы белән котлады. Директор, бай эш тәҗрибәсенә ия булуларына карамастан, прокуратура хезмәткәрләренә белемнәрен чарлау мөмкинлегеннән файдалану зарурилыгын басым ясап әйтте.
Чара ачылышында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков экологик күзәтчелек тәҗрибәсе белән таныштырды. Тантанада шулай ук Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Александр Гончарь катнашты. Өлкән хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча әнә шундый курс оештыру берлектә эшләүне көчәйтүгә ярдәм итәчәк, экология өлкәсендә законлылыкны ныгытуга һәм мөһим бурычларны хәл кылуга юнәлдерелгән тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге бирәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте