Казанда бер карьерны законсыз эшкәрткән өчен төзелеш оешмасына карата 800 мең сумлык административ штраф салынган. Агымдагы елның февраль аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре гомумтаралган файдалы казылма (кызыл балчык) чыгарган вакытта 4 үзбушаткыч һәм бер экскаваторны “кармак”ка эләктергән. Экологлар карьер мәйданының 1715 м2 тәшкил итүен исәпләп чыгарган. Җир асты биләмәсенә китерелгән зыян күләменең 979,3 мең сум тирәсендә тирбәлүе ачыкланган. Әлеге факт буенча инспекторлар закон бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 бүлеге (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) нигезендә административ беркетмә төзегән. Китерелгән зыянны каплау буенча эш материаллары хокук саклау органнарына чара күрүгә җибәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте