Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев катнашты.
Эш төркеме утырышының көн тәртибенә 2019 елның 10 февраленнән 11 мартка кадәрге чорга билгеләнгән Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимнарын үтәүгә, Идел-Кама бассейнындагы гидрологик вәзгыять һәм кар катламындагы су запасы, шулай ук агымдагы елның 21 мартыннан 15 апрельгә кадәрге чорда Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимнарына һәм сусаклагычлар бассейннарында су хуҗалыгының хәленә кагылышлы мәсьәләләр чыгарылды.
Ведомствоара эш төркеменең өч ел дәвамындагы системалы эше нәтиҗәсендә Куйбышев сусаклагычы биеклегенең уңай режимы тәэмин ителүен билгеләп үтәргә кирәк. Язгы чорда балыкларның уылдык чәчкән урыннарының сусыз калуы теркәлмәгән, сусаклагыч биеклеген салмак кына күтәрү яшь балыкларның үсүенә уңай йогынты ясаган. Көзге чорда суның биек булуы нәтиҗәсендә балыкларның төп өлеше сай урыннардан кышлау урыннарына исән-имин күчкән.
Сусаклагычлар эшенең оптималь режимнары, аерым алганда, халыкара дәрәҗәдәге әһәмиятле чаралар – Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын, Конфедерацияләр кубогын, Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәргәндә Куйбышев сусаклагычының һәм Казансу елгасының биеклеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү мөмкинлеге биргән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте