Казанда балалар эко-фестивалендә катнашуга заявкалар кабул ителә башлады

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Казан шәһәрендә “Шәһәр балалар экология-биология үзәге”, ТР “Республика олимпиада үзәге” белән берлектә, Халыкара Театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышлап, укучыларның сәхнә иҗаты V Республика экологик фестиваль-бәйгесен үткәрә.

Фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасы балалар мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары, аерым башкаручылар чакырыла. Конкурс программасында 6дан 18 яшькә кадәрге балалар катнаша.

Чара “Драматик театр”, “Музыкаль театр”, “Курчак театры”, “Агитбригада”, “Композиция”, “Миниатюра”, “Нәфис сүз” номинацияләре буенча уздырылачак.

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 31 мартына кадәр фестивальнең оештыру комитетына түбәндәге адрес буенча гариза язып җибәрергә кирәк: 420061, Казан ш., Космонавтлар ур., 57, Шәһәр балалар экология-биология үзәге  (e-mail: gdebcorg@yandex.ru). Гаризага CD, DVD, флэшкага яздырылган конкурс өчен чыгышның санлы форматтагы видеоязмасы (монтажланмаган килеш) яки e-mail буенча видеофайл яки Youtube сайтындагы видеога сылтама кушып тапшырыла.

Бәйге финалы 21-22 апрель көннәрендә Шәһәр балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә үтәчәк. Түбәндәге телефоннар аша шалтыратып, бәйге турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән танышырга була: (-843) 273-48-55 – Шәһәр балалар экология-биология үзәге, 8-917-8959221 – Оештыру комитеты, Андрей Александровичны сорарга.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International