Табигать тормышыбызны төрле яклап бизи. Безнең һәркайсыбыз кошларның сихри сайравын, чишмәләрнең челтерәп агуын, урманнарның серле шаулавын сәгатьләр буе тыңлап торырга әзер. Без шулай ук иксез-чиксез кырларга, җәйрәп яткан елга-күлләр, матурдан-матур чәчкәләр, мәһабәт таулар һәм ямь-яшел агач-куакларга карап сокланабыз. Боларның барысы да – Җир дигән планетабыз бүләге. Бездән ул алмашка бары тик бер нәрсә – сакчыл, рәхим-шәфкатьле мөнәсәбәт кенә сорый.
Шуларны истә тотып, экологик тәрбия максатыннан, Әлмәт районы Түбән Мактама авылының 2нче мәктәбендә чүпне аерып җыю темасына багышланган экология дәресе уздырылды. Дәрес кысаларында балалар сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртү белән танышты, аларга шулай ук чүпнең кеше тормышына һәм табигатькә нинди зыян салуы турында сөйләп үтелде, кирәкмәс әйберләрне утильләштерү һәм алардан икенчел файдалану турындагы белемнәре киңәйтелде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре укучыларны интерактив рәвештә эколог һөнәре белән таныштырды һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирде. Чара ахырында мәктәп педагогларына халыкның экологик культурасын үстерүгә өлеш кертүләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте