Мәгълүм булганча, кәгазь җитештерүдә төп материал сыйфатында агач кулланыла. Кәгазь ясау өчен озак еллар буе үсеп утырган бик күп агачны кисәргә кирәк. Ә инде яңа агач утыртып үстерү – бик күп көч һәм тырышлык сорый торган эш. Агачларны күпләп кыру аянычлы нәтиҗәләргә китергәнлектән, макулатура тапшыру зарури! Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Түбән Кама районының “Балалар экология-биология үзәге” Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белән берлектә “Агачны коткар – макулатура тапшыр!” дигән экологик акция уздырды. Акциянең төп максаты – кешеләребез игътибарын ресурсларны сак тотуга җәлеп итү, табигать байлыкларыннан саксыз файдалану турында уйланырга мәҗбүр итү, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртүне үстерүгә үзеңнән өлеш кертү.
Акция кысаларында 130 кг макулатура җыелды. Шулай итеп, Түбән Кама районында яшәүчеләр агачларны юк итмичә дә кәгазь җитештереп булуга тагын бер кат инанды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте