Әлеге предприятие экологлар күрсәтмәсен тулы күләмендә үтәгән: атмосфера һавасын пычрату чынакларына инвентарьлаштыру үткәргән, һаваны пычрату индексын билгеләгән, газ чистарту җайланмаларының паспортларын эшләгән, һава пробаларына лаборатория тикшерүләре үткәргән, аспирация җайланмаларындагы фильтрларны алыштырган.
Агымдагы елның гыйнварында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Тукай районында күпләп сату белән шөгыльләнүче предприятиегә планлы күчмә тикшерү үткәргәндә, оешманы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 статьясындагы 2 өлеше (“Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки махсус рөхсәттән башка гына аңа зарарлы физик йогынты ясау”) һәм 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгаруга контрольлек итү һәм газларны чистарту өчен корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану”), 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тарткан булганнар. “Без газларны чистарту җайланмаларыннан файдалану таләпләрен бозуларны ачыкладык”, – ди дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев. Бүгенгә предприятие газ чистарту җайланмаларын модернизацияләгән, 300 мең сумнан артыграк күләмдә административ штрафны тулысынча түләгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте