Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, гражданнарның бер предприятиедә һавага зарарлы матдәләр чыгарылуга юл куелуына моң-зары урын алган мөрәҗәгате нигезендә, чыннан да, атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен санга сукмау фактын ачыклаган. Чаллыда тимер эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиенең атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләрне чистарту системасы белән тәэмин ителмәгәнлеге мәгълүм булган. Гаеплеләр Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки махсус рөхсәттән башка гына аңа зарарлы физик йогынты ясау”) буенча административ җаваплылыкка тартылган һәм аларга һаваны пычрату чыганагын зарарлы матдәләрне чистарту системасы белән тәэмин итү турында күрсәтмә чыгарылган. Моннан тыш предприятиенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру бурычын үтәмәгәнлеге мәгълүм булган. Ә бу – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 статьясын (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”) бозу дигән сүз.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте