Җирән төсле кәеф. “Здравушка” реабилитация үзәгендә Кошлар көне үткәрелде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Яз – күбрәк вакытны табигать кочагында үткәрергә, канатлы дусларыбызны тагын да күбрәк кайгыртырга тырышу чоры. Әнә “Здравушка” реабилитация үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар да көньяктан очып килүче кошкайларны каршыларга ныклап әзерләнгән. Биредә “Җирән төсле кәеф” дигән эко-бәйрәм булып узды. Анда, балалардан тыш, ата-аналар, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының ветераннар советы әгъзасы Елена Гыйлемҗанова, “Чулпан” дәүләт заказнигы директоры Фәнил Гыймадиев һәм ТРда “Чиста Булачак” эко-хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова катнашты. Балалар остазлары җитәкчелегендә  бер атна дәвамында кошлар өчен “өйчек”ләр әмәлләгән. Заказник җитәкчесе сыерчык оясын урнаштыру кагыйдәләре турында да сөйләп үтте әле. “Кошлар, җете төсләргә буялганнарыннан гайре, күзгә бәрелеп тормаган тыйнаграк “торак”ларга урнашу ягын карый”, – дип билгеләп үтте ул. Шулай ук балаларга Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, туып үскән төбәгебезнең табигатен саклау эшендә кошкайлар “өйчек”ләренең роле турында сөйләп үтелде. “Сыерчык ояларын ясау –  үсемлекләрдәге корткычларны юк итүче кошларны кайгырту бит!” – дип билгеләп үтте  Елена Гыйлемҗанова.

  Балалар кошкайларга төрле формадагы, төрле үлчәмдәге “өйчек”ләр ясаган. Эш йомгаклары буенча иң шәп сыерчык оялары сайлап алынды. Балаларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләргә “Чиста булачак” эко-хәрәкәте исеменнән махсус призлар тапшырылды.

Әйтергә кирәк, агачларга сыерчык оялары элү – “Здравушка”ның күптәнге изге традициясе инде. Реабилитация үзәгендә табигатьне саклау чарасының чираттагысы 22 апрельдә – Җир көнендә үткәреләчәк. Бу көнне учреждение территориясендә агач утырту акциясен уздыру планлаштырыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International