Балаларыбыз инде сабый чактан ук әйләнә-тирә мохиткә, табигатьтәге матурлыкка тартылып, аның белән аралашудан тәм табып үсә. Шуны истә тотып һәм укучыларны экологик яктан агарту, аңлы-белемле итү максатыннан чыгып, Түбән Кама шәһәре балалар экология-биология үзәгендә экология дәресе уздырылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре укучыларга бик мавыктыргыч итеп “Кызыл китап” турында сөйләде, аларны үсемлекләр һәм хайваннарның кайбер төрләре белән таныштырды. Балалар бөтен дәрес дәвамында кроссвордлар чиште, үзләренең күзәтүләре турында сөйләде, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Илебез территориясендә бетү куркынычы янау сәбәпле, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр төрләренә мисаллар да китереп үтелде. Балалар игътибарына “Планетабызны саклыйк” дигән презентация, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында китап-журналлар күргәзмәсе, шулай ук “Кызыл китап” турында материаллар җыентыгы тәкъдим ителде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте