Чаллы предприятиеләре экологлар күрсәтмәсе буенча һавага чыгарыла торган зарарлы калдыкларны һәм ташландык суларны чистарту системасын яңарткан

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Предприятиеләр эко-стандартлар нигезендә модернизацияләнгән. Автомобильләр юу урыны табигатьне пычратырдай ташландык суларны чистарту системасы белән, ә автотранспортны ремонтлау һәм җитештерү предприятиесенең һавага зарарлы матдәләр чыгару чыганаклары – газ чистарту җайланмалары белән җиһазландырылган.

2018 елның азагында “Халык контроле” дәүләт мәгълъмат системасына бер автомойкадан пычрак суларның тирә-юньгә агып торуы турында хәбәр кергән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, урынга чыгып, табигатьне саклау законын бозу фактын раслаган. Хосусый эшмәкәргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә беркетмә төзелгән, ачыкланган закон бозу очрагын юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән. “Хәзерге вакытта хосусый эшмәкәр ташландык суларны чистарту өчен чистарту корылмаларын көйләде, чокырлар ясады һәм пычрак сулар өчен дренаж рәшәткәләр, суны тондыру урыны, шламҗыйгыч булдырды”, – ди дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев.

Экологлар әлеге дә баягы җирле халыкның уяулыгы нәтиҗәсендә автотранспортны ремонтлау һәм җитештерү предприятиесе эшендә атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозуны ачыклаган икән. “Торбадан җирәнрәк төстәге әллә нинди төтен чыгып тора”, – дип чаң суккан Чаллыда яшәүчеләр. Экологлар предприятиене тикшерү нәтиҗәсендә плазмалы тимер кискечтән файдаланганда барлыкка килүче зарарлы матдәләрнең чистартылмыйча гына һавага эләгүен билгеләгән, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгаруга контрольлек итү һәм газларны чистарту өчен корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый  корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану”) нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән, зарарлы матдәләр чыгаручы чыганакны газ чистарту системасы белән тәэмин итү турында күрсәтмә биргән. Хәзерге вакытта предприятие экологларның күрсәтмәсен үтәгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International