ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2019 елның 29 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “2018 елда табигатьне саклау эшчәнлегенә федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчалата средстволарны тоту турында”.

2. “2018 елда дәүләт финанс контрольлеге органнары тарафыннан ачыкланган закон бозуларны һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр”не карап тикшерү.

3. Министрлыкның вазифаи затлары эшчәнлегендә, интернет һәм “Ышаныч телефоны”н кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган, шулай ук гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрендә урын алган коррупцион күренешләр турында мәгълүматларга мониторинг ясау нәтиҗәләрен карап тикшерү.

4. 2019 елның 1 кварталы өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Коррупциягә каршы көрәш программасы чараларын үтәү нәтиҗәләрен карап тикшерү (2019 елның 28 мартына).

5. 2018 елда Төньяк территориаль идарәдә коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында мәгълүматлар.

Чара барышында карап тикшерелгән эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм поручениеләр исемлеге эшләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International