“Туып үскән төбәгебезнең экологиясе” бәйгесендә катнашуга гаризалар 30 майга кадәр кабул ителә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе
 “Туып үскән төбәгебезнең экологиясе” экологик проектлар буенча республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Анда югары уку йортларында, урта һөнәри уку йортлары, профильле белем бирү оешмаларында белем алучылар  (12 яшьтән зуррак) катнашырга мөмкин. 30 майга кадәр түбәндәге юнәлешләрнең берсе буенча ТР территориясендә проект әзерләп тормышка ашырырга кирәк:

- табигый территорияләрне һәм башка территорияләрне төзекләндерү;

- фәнни-тикшеренү проектлары/экологик экспедицияләр;

- экологик агарту характерындагы проектлар.

Шуннан экспертлардан торган жюри 1 июннән 15 июньгә кадәр 7 хезмәтне сайлап алачак. Хезмәтләр финалга чыгучылар исемлегенә кертелә. Финалга чыгучылар 16сыннан 30 июньгә кадәр  “очный” этапка чакырылып, танылган сәяхәтчеләр һәм Рус географик җәмгыяте тикшеренүчеләренең мастер-классларында катнашу мөмкинлеге алачак.

Бәйгенең барлык призерлары  –“Түбән Кама” Милли паркы белән танышу, икенче урынны яулаучылар – моннан тыш,  CMAS халыкара системасы буенча акваланг белән су төбенә төшеп карау, беренче урынга чыгучылар исә – Санкт-Петербургка экскурсиягә бару бәхетенә ирешәчәк.

Проектларны эшләүгә карата таләпләр турында өстәмә мәгълүматларны Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге сайтында (https://www.rgo.ru/ru) “Проектлар” бүлегендә табарга була.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International