“Экология – безгә мираска бирелгән әйбер түгел, ә бездән киләчәк буынга калачак әйбер ул”. Александр Шадриков Татарстанда ЭкоЯзга старт бирде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Александр Шадриков санитария-экология икеайлыгына рәсми төстә старт бирде. Ведомство инспекторлары министрлык янындагы мәйданчыкка тантаналы  “линейка”га җыелганнан соң  рейдка юл тотты. Шулай ук бүген “Дюраселл Раша” дөньякүләм батареяләр җитештерүче компаниясенең Россиядәге бүлеге тарафыннан Казан мәктәпләренә яраксызга әйләнгән батареяләр җыю өчен савытлар тапшыру булды. ЭкоЯз кысаларында шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләренә химик ток чыгынакларын җыю өчен барлыгы 3000 контейнер тапшырылачак. “Узган елда республикабызны чистарту-җыештыруда җәмгысе 1 200  000 кеше катнашты. Быел да республика халкының бу эшкә битараф калмаячагына ышанам. Һәркайсыбыз гомуми эшкә өлеш кертсен иде. Олылар яшьләргә үрнәк күрсәтсен иде. “Экология – безгә мираска бирелгән әйбер түгел, ә бездән киләчәк буынга калачак әйбер ул”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Бүген батареяләр җыю өчен тәүге контейнерлар 146нчы мәктәпкә “китте”. Мәктәптә яраксызга әйләнгән энергия чыганакларын һәм макулатура, пластик капкачлар җыю да оештырылган. “Безнең сыйныф 2017 елдан бирле эко-проект белән шөгыльләнә, шушы вакыт эчендә без 3 тоннадан артыграк калдык җыеп, эшкәртүгә озаттык. Үскәч, мин үзем рециклинг-технолог булырга хыялланам. Гәрчә әлегә бу һөнәр турында белүчеләр бик сирәк булса да, якын киләчәктә аңа ихтыяҗ зур булачак, ә иң мөһиме  – барча кешегә файдалы булачак. Әлеге һөнәр кешесе калдыксыз производство белән шөгыльләнә, шул рәвешле бөтен чүпне яңа товарлар җитештерү өчен куллана.  Мәсәлән, пластик шешәдән, эшкәртү юлы белән, кружка ясарга мөмкин. Мин барыбызны да чүпне аерып җыярга чакырам!” – дип сөйләде 4нче сыйныф укучысы Роман Вәлиев.

Бүген “Дюраселл Раша” ҖЧҖ тарафыннан Россиянең 40 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында батареяләрне аерып җыю буенча инде  580 пунктның оештырылуын билгеләп үтәргә кирәк. Акциянең беренче этабында – 1 апрельдән 31 майга кадәр республикабызның 300 мәктәбе батареяләр җыюга җәлеп ителәчәк. Яраксызга әйләнгән ток чыганаклары махсус предприятиегә эшкәртүгә тапшырылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International