Экологик тәрбияне сабый чактан, бала күңеленә әле тамчы да кер кунмаган чактан ук башлап җибәрергә кирәк. Балаларның табигатькә мәхәббәтен булдыру юлында олыларның озакка сузылган авыр, даими хезмәте бу.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Харовое күлендә кислород балансын торгызу буенча экологик акция үткәрде.
Экологлар Казан шәһәре Совет районы Самосыр торак массивы территориясендә җир асты байлыкларын законсыз чыгару очрагына чик куйган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе белгечләре мониторинг барышында 4 йөк самосвалына һәм бер экскаваторга юлыккан.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендәге бер нефть компаниясенең төзелеш объекты территориясендә полимер пленка калдыклары өеменә тап булган.
Яшел Үзән районы Әйшә авылында яшәүчеләрнең шикаяте буенча административ тикшерү төгәлләнгән. Гыйнвар аенда авыл кешеләре һавада корым исе сизеп, хафага калулары турында хәбәр иткән булган.
Агымдагы елда Татарстан территориясендә чираттагы – инде менә өченче төбәк әһәмиятендәге заказник оештырылды. Бу җәһәттән тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр ителә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.
12 мартта “Экотрадиция” Халыкара интернет-конкурсының чираттагысы башлана. Конкурска хосусый затлар һәм оешмалар үзләренең табигатьне саклау традицияләре турында сөйләргә чакырыла. 2019 елда “Иң яхшы экожурналист” дигән яңа номинация ачылган.
Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга районында гражданнар мөрәҗәгате нигезендә табигатьне саклау законын һәм РФ Су кодексын бозу очрагын билгеләгән.
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының дәүләт пошлиналарын һәм штрафлар түләү сервисы (https://uslugi.tatarstan.ru/gis-gmp/index) аша табигать турындагы законнарны бозган өчен штрафларыгызның булу-булмавын тикшерергә һәм, булган очракта, түләргә мөмкин.
Махсус җиһазланылмаган мәйданчыкта – кара металл ватыгы һәм калдыклары, яраксызга әйләнгән автомобиль көпчәкләре һәм агач калдыклары. Кара металл ватыгын кабул итүче оешма әнә шул рәвешле калдыкларны вакытлыча саклау кагыйдәләрен бозуга һәм туфракны нефть продуктлары белән пычратуга юл куйган.