Яшел Үзәндә балалар бакчалары “Экояз 2019” кысаларында 356 кг батареяне эшкәртүгә тапшырган

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Яшел Үзән балалар бакчалары яраксызга чыккан 161 килограмм батарея җыйган. Эштән чыккан ток чыганакларын җыю акциясен үткәрүне, #ЭКОвесна2019 кысаларында, “Ласточка” 1нче, “Елочка” 20нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре тәкъдим иткән. Батареяләр җыюга башка балалар бакчалары хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, ата-аналар да кушылган. Белгечләр билгеләп үткәнчә, җыелган тәүге батарея партиясе түгел бу – инде апрель аенда ук 195 килограмм авырлыкта тупланган яраксыз химик ток чыганагы эшкәртүгә тапшырылган.

Акциядә катнашучылар фикеренчә, табигатьне кайгырту – һәркайсыбызның шәхси җаваплылыгын күздә тоткан эш. Алар үзләренең үрнәгендә Татарстанда яшәүчеләрне республикабызда экологик хәрәкәтне хупларга өнди.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International