Әлмәт шәһәре 32нче балалар бакчасында “Экояз-2019” кысаларында экология дәресе булып узган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар бакчасына йөрүче сабыйларга кайбер табигать күренешләре, чүпне аерып җыю, экологик тормыш рәвеше турында сөйләгән. Теория өлешеннән соң нәниләр практикага күчкән: алар үз куллары белән калдыкларны аерып куйган. Балаларга уен рәвешендә генә кибеткә барып килүне “яшел” “поход”ка әйләндереп булуы – мәсьәлән, пластик савыттагысы урынына пыяла савыттагы әйберләр сатып алырга һәм аларны тукыма сумкага салырга мөмкин булуы аңлатылган. “Без яңа форматтагы дәресләр оештырырга: белем бирергә генә түгел, бәлки әле бер-берең белән хезмәттәшлек итүгә дә өйрәтергә тырышабыз. Уен формалары материалны яхшырак үзләштерүгә ярдәм итә”,– ди чараны оештыручылар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте