Кукмара районы “Экодулкын” отрядында катнашучылар, имәннәр утыртып, аларны үстерүгә керешкән. Балалар Югары Арбаш урта мәктәбе территориясен яшь имән үсентеләре белән яшелләндергән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре экоактивистларга үсентеләр утырту өчен чокырларны ничек итеп дөрес казырга, утыртырга һәм ни рәвешле карарга икәнлеге турында сөйләгән. Оештыручылар әйтүенчә, табигатебезнең киләчәге экология отрядлары сафларындагы яшь сакчыларыбызга бәйле. Алар балаларның әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтен бөтен гомере буе саклаячакларына ышаныч белдерде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте