Елгадан чиста су суыртып, шакшысын шунда ук агызып ятканнар. Инспекторлар Колшәрип авылында су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булуны ачыклаган

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында бер хосусый эшмәкәр су объектын шәхси милкенә әйләндергән. Коммерсант аннан су суырткан, шул ук вакытта шакшы канализация суларын да, чистартылмаган килеш, кире шунда агызып яткан. Экологлар рейд тикшерүе барышында Мурат елгасында бер пирска тап булган. Алар тент артында 3 электр насосы ярдәмендә су суыртылуны күреп алган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шунда ук туфракка күмеп куелган металл торба аша ташландык суларның агып торуын да күреп алган. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре елгага аккан сыекчадан пробалар алып, фосфат микъдарының рөхсәт ителгәннән 56,1тапкырга, аммоний буенча – 9,8 тапкырга, нитритлар буенча – 7,8 тапкырга артып китүен ачыклаган. Әлеге факт буенча гаепле затка карата Административ хокук бозулар буенча РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларын саклауга карата таләпләрне аларны пычратуга, чүпләүгә һәм (яки) саегуга китерердәй дәрәҗәдә бозу”) буенча административ беркетмә төзелгән. Хосусый эшмәкәр су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булганы өчен Административ хокук бозулар буенча РФ кодексының 7.6 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозуларны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмәләр чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International