ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Табигать ресурслары һәм экология министры  Дмитрий Кобылкин Россия инвестицион форумында ведомствоның рәсми делегациясенә җитәкчелек итәчәк, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. Чара 2019 елның 14-15 февралендә Сочи шәһәрендә үткәрелә.

В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, "Гринлайт" Халыкара экологик җәмгыяте оешмасы һәм «ГРИНЛАЙФ» Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең экологик культурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә тормышта кулланып була торган проектларны һәм идеяләрне ачыклау максатыннан, “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында катнашуга гаризалар кабул итә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районындагы бер предприятиедә һавага зарарлы матдәләр чыгаруга бирелгән махсус рөхсәт шартларын бозуларны ачыклаган.

Суга анализ ясау, атмосфера һавасын тикшерү һәм экологик лаборатория белән тәэмин итү. Чаллының 13нче мәктәбе укучылары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең махсус аналитик контрольлек инспекциясе эше белән танышты.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында җитештерүне экологик яктан модернизацияләү өлкәсендә Татарстан предприятиеләренең эшчәнлеге турында да сөйли башлаячакбыз. Чөнки сәнәгать һәм заманча технологияләр үскән саен табигатьне саклау мәсьәләләре дә кискенләшә. Шуңа компанияләрнең республикабызда әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга өлеш кертүе бик тә мөһим.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Федераль проектларга кертү өчен нигезләү документларын эшләү, төбәк проектлары паспортын эшләү, бюджет проектларын яклау һәм федераль бюджеттан средстволар җәлеп итү. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсенең 2019 елга  билгеләгән төп бурычлары әнә шундый.

Республикабызның мәгариф оешмаларында әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле проектлар тормышка ашырылып килә. Әйтик, әле шушы көннәрдә генә Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясендә, экологик агарту максатыннан чыгып, экология дәресе үткәрелде.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 285  мөрәҗәгать кергән. Шуның 11 – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 77 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 81 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 116 мөрәҗәгать кабул ителгән.


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген илебезнең төрле почмакларында спорт сөючеләр һәм сәламәт тормыш рәвешенә омтылучылар “Россия чаңгы юлы-2019” чаңгы бәйрәменә чыкты. Хәрәкәттә – бәрәкәт икәнен яхшы белүче Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы да  чаңгы юлыннан читтә калмады.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Ратушасында Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлыкның “Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел буе федераль округы субъектларының Россия Федерациясе тапшырган вәкаләтләрен үтәве нәтиҗәсе: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар” дигән темага киңәшмәсе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International