ТР Хөкүмәт йортында Александр Шадриков санитария-экология икеайлыгы кысаларында ике атналык эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә үткәрелде. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе үзенең чыгышы барышында узган атнада 179 законсыз чүплекнең юкка чыгарылуы турында хәбәр итте. Ул, тулаем алганда, уңай динамиканың күзәтелүен, зур чүплекләр санының азаюын билгеләп үтте. Вертолеттан күзәтү нәтиҗәләре буенча ике атна эчендә муниципаль җирләрдә 57 рөхсәтсез чүплек, юридик затлар территориясендә – 43 чүплек ачыкланган. Әлеге закон бозу очраклары буенча тиешле чаралар күрелгән.
Муниципаль районнар территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү эшен дәвам иттерә. Бүгенгә республикада икеайлык башланганнан бирле каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 415 мең куб. метрдан артыграк күләмдә калдыклар чыгарылган, чараларга 1 175 000 күбрәк кеше, 9 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, 678 мең агач һәм 24 мең куак утыртылган, агачлар һәм куаклар агартылган, аларның кирәкмәс ботаклары киселгән, балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары буялган.
Экологик күзәтчелек ягыннан республикада табигатьне саклау хезмәтләре тулаем алганда 5 355 закон бозу очрагын ачыклап, 3 090 беркетмә төзегән, республиканың 225 предприятиесе һәм оешмасы, 870 вазыйфаи зат табигать законын санга сукмаган өчен җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 17 млн. сумлык штраф салынган.
“Агымдагы елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша 403 мөрәҗәгать, “Мәктәп Экопатруле” аша – 2 567 мөрәҗәгать алынды. Әлмәт, Түбән Кама районнарыннан, Казан һәм Чаллыдан мөрәҗәгатьләрнең иң күп керүе халык белән, мәктәп укучылары белән актив эшләүне генә түгел, кире элемтәнең әйбәт җайга салынуы турында да сөйли”, – дип билгеләп үтте министр Александр Шадриков.
Бишбалта бистәсе территориясендә “Россия суы” акциясен үткәрү узып баручы атнаның төп вакыйгасына әйләнде. Яшьләр арасында да экология культурасын үстерү буенча эш алып барыла. Рус географик җәмгыятенең ТРдагы төбәк бүлеге, Министрлык ярдәме белән, Зөя елгасы буйлап байдаркаларда экологик йөзү оештырды. Экология-агарту чаралары Әлмәт, Апас, Зәй, Тәтеш, Буа районарында, Чаллы һәм Казанда актив төстә үткәрелеп килә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте