Тукай районында законсыз чүплекнең чираттагысы юкка чыгарылган

2019 елның 17 мае, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан Тукай районында туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар кичекмәстән шунда юл тоткан һәм, чыннан да, бакчачылык ширкәтләренең берсендә рөхсәт ителмәгән урында чүплек хасил булуын күреп алган. Әлеге факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ эш кузгатылган һәм административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган. Бүгенгә әлеге закон бозу очрагы юкка чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International