“Яшел карандаш” экологик рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясау кысаларында “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә җиңүчеләрне билгеләү өчен интернет аша тавыш бирү оештырылган.
Иҗади хезмәтләрне кабул итү, 20 марттан 20 апрельгә кадәрге чорда, түбәндәге өч номинация: “Яшел команда”, “Хайваннар дөньясында”, “Җир – безнең гомуми йортыбыз” номинацияләре буенча хәл ителгән. Оештыручылар исеменә барлыгы 2814 рәсем алынган. Конкурс комиссиясе бәйгегә йомгак ясау кысаларында махсус номинацияне гамәлгә кую турында карар кабул иткән – хәзер республикада яшәүче теләсә кем җиңүчене сайлау турында карар кабул итәргә мөмкин. Шулай итеп, интернет-тавыш бирү кысаларында күңелеңә хуш килгән хезмәт өчен тавыш бирү тәкъдим ителә. Түбәндәге сылтама (http://eco.tatarstan.ru/rus//internet-golosovanie-konkursa-risunkov-zelyoniy.htm) аша узып, конкурска тапшырылагн хезмәтләр белән танышырга һәм тавыш бирергә була.
Тавыш бирү 2019 елның 31 маена 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте