Буада аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучыларының “Экология. Иминлек. Тормыш” дигән экология конференциясе булып узган. Балалар кызыклы докладлар әзерләгән һәм әңгәмә барышында кешеләрнең, шул ук вакытта үз тирәлегенең чисталыгын саклап, чүптән ничек акча эшләүләрен аңларга тырышкан, кешенең табигатькә уңай һәм тискәре йогынтысы үрнәкләрен китереп үткән.
“Мондый чаралар кешенең әйләнә-тирә мохит белән берлектә имин яшәү сәнгате турында җиңел һәм мавыктыргыч формада барысын да белү мөмкинлеге бирә”, – ди Идел арьягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте