Буада “Мавыктыргыч итеп укыйбыз” дигән девиз белән экологик чара булып узды.
Әлмәттә билгеле бер адәмнәр, үзләренә байлык эзләп, 1188 кв.м мәйданда туфракның астын өскә китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Русское Сиренькино авылыннан 500 метр чамасы ераклыкта, элекке ферма территориясендә, кара металлны казып алу фактын теркәгән. Казып чыгарылган тимер ватыклары өеп куелган, ә кирпеч һәм бетон калдыклары җиргә ыргытып калдырылган.
Бүген Буада Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп укучыларына табигатьне саклау һәм яклау, Җирнең генофондын саклау, дөньякүләм һәм илебезнең Кызыл китапларын эшләү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләп үтелде.
Азнакай шәһәре гимназиясендә мәктәп укучылары өчен экология конференциясе үткәрелде. Конференциянең теоретик өлешендә чүпне аерып җыю, калдыклар белән эш итү өлкәсен законнарга салу темаларына чыгышлар тыңланды.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан министрлык коллективының лаеклы ялдагы элекке коллегалары белән очрашуы инде күптән бик матур гадәткә әйләнде. Кунакларга сәламләү сүзе белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы барышында “Мәктәптә экология” проекты кысаларында уку кулланмаларын эшләү мәсьәләсе каралды. Чарада министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Иҗтимагый совет рәисе Евгений Игонин, КФУ фундаменталь медицина һәм биология институты биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов, иҗат берләшмәләре вәкилләре катнашты.
3 милекчегә – 3 закон бозу очрагы. Казанның Совет районы Тынычлык урамында чүплек өеме барлыкка китерүдә гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган булган.
Алексеевск районы “Ромашка” балалар бакчасында «Экояз – 2019» кысаларында икенчел чималны җыю оештырылган. Балалар, үзләренең әти-әниләре белән бергәләшеп, үзара ярыша-ярыша пластик капкачлар, батарея, иске китаплар, газета-журналлар һәм башка төрле кирәксез кәгазь җыя.
Татарстан Республикасы Югары суды Башкортстан предприятиесенең Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлешен (“Җирләрне рекультивацияләү буенча бурычларны, җирләрне яхшырту һәм туфракны саклау буенча мәҗбүри чараларны үтәмәү”) бозуда гаепле дип тану турында Әлмәт шәһәре суды карарын үз көчендә калдырган.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 2949 мөрәҗәгать кергән. Шуның 1721е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.