Гомуми мәйданы – футбол кыры. Чаллыда ике зур чүплек урыны ачыкланган

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең Минзәлә тракты һәм Производственный проезд урамнарында калдыкларны законсыз урнаштыруның ике мәйданчыгын ачыклаган. "Биредә тиешле лицензиядән башка эшчәнлек алып барыла. Чүплекләрнең мәйданы – 2500 кв.м һәм 4725 кв.м. Законсыз полигоннарга калдык ташыган транспорт чараларын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының "Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспорт белән күчергәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү" дигән 1 өлеше буенча административ җәза көтә", – дип сөйләде экологлар.

Хәзерге вакытта эш материаллары, законсыз чүплекләр булган җир кишәрлекләре милекчеләренә карата җинаять эше кузгату турында процессуаль карар кабул итү өчен, Эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International