Лицензиядә каралган шартларны үтәмәгәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычы акваториясе буйлап рейд үткәрү барышында әнә шундый очракны ачыклаганнар. Кама елгасында “К-3412” земснаряды ярдәмендә тиешле участоктан читкә чыгып ком-гравий катнашмасын чыгару билгеләнгән. Җир асты биләмәсеннән законсыз файдаланучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә техник проектта расланган таләпләрне бозып җир асты биләмәләреннән файдалану”) нигезендә беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 300 мең сум күләмендә штраф яный.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте