Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы рейд барышында Лениногорск районында законсыз ком чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында гомумтаралган файдалы казылма (ком) чыгару эшенең махсус техника: ике экскаватор һәм КАМАЗ ярдәмендә башкарылганлыгы ачыкланган. Ком кыргый карьердан 500 метрда чыгарылган, анда Лениногорск-Чирмешән автоюлына капиталь ремонт ясау эшләре алып барылган. Законсыз җир эшләрен башкарган өчен юридик затка карата экологлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. "Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка җир асты байлыкларыннан файдалану" дигән 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегән һәм күрсәтмә биргән. Кагыйдә бозучы бер ай эчендә карьерны рекультивацияләргә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте