Бүген Казан районара табигать саклау прокуратурасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү турында фикер алыштылар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү буенча Идел төбәкара табигатьне саклау прокурорының беренче урынбасары Елена Макушенко рәислегендә узган ведомствоара киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты.  Үзенең чыгышында ул Министрлыкның калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге темасына да кагылып узды.

 "Каты коммуналь калдыклар барлыкка килә торган барлык оешмалар да төбәк операторы белән шартнамә төзергә бурычлы. Үз чиратында, Министрлык каты коммуналь калдыклар барлыкка килә торган һәм шартнамә төземәгән оешмалар, юридик затлар (төбәк күзәтчелегенә тиешле) белән эш алып бара. Каты коммуналь калдыкларны чыгаруга төбәк операторы белән шартнамә төзү кирәклеге турында кисәтүләр һәм күрсәтмәләр бирелә", – дип хәбәр итте спикер. Шулай ук ул калдыклар белән эш итү өлкәсендә ачыкланган бозулар буенча уңай динамика күзәтелүе хакында да билгеләп үтте. 2019 елның 7 аенда Министрлык инспекторлары тарафыннан калдыклар белән эш итү өлкәсендә 1864 административ материал төзелгән, бу, 2018 елга караганда, 10% кимрәк икән.

Калдыкларны рөхсәт ителмәгән урында урнаштыру фактлары буенча ачыкланган барлык җитешсезлекләр "Экологик карта" геомәгълүмат системасына кертелә. Барлык мәгълүматны Интернет челтәрендә "онлайн" режимында алырга була. Хакимият органнары да, республика халкы да әлеге мәгълүмат ресурсы ярдәмендә көн саен хәлне тикшереп тора ала, дип сөйләде ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International