Территориядә экологик иминлекме һәм табигатьне саклау законын бозуларга юл куелмыймы? Бүген Лаеш районында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә алда торучы WorldSkills дөнья чемпионаты маршруты буйлап рейд уздырды.
Бүген республикабызның өч районында гражданнарны күчмә кабул итүләр булып узды. Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләрнең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сорауларына ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җавап бирде.
Табигатьне саклауның, үз тирәлегеңдә матурлык тудырырып, шуннан канәгатьлек хисе алуның бернинди дә авырлыгы юк.
Тәтештә “Березка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр әти-әниләре һәм туган шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен “Электр энергиясен сак тотыгыз!” дигән акция уздырды.
Азнакай шәһәренең “Солнышко” 5нче балалар бакчасында, “Экояз – 2019” кысаларында, экология дәресе булып узды. Чөнки мәктәпкә кадәрге сабыйлык еллары баланың үсешендә иң кыйммәтле чор гына түгел, бәлки әле аңа дөрес юнәлешләр бирү чоры да.
Бүген Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча Горький тимер юлы Казан төбәге саклау полосасының һәм аның территорияләренең санитария торышын тикшерү барышында рөхсәт ителмәгән 34 чүплек табылды.
Ык буе идарәсе белгечләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында җир законын бозу очрагын ачыклаган. Тәгаенләп әйтсәк, алар Нефтьчеләр урамында 62 кв.м мәйданда кирпеч, бетон, киселгән агач ботаклары һәм башка төзелеш чүп-чарыннан торган чүплеккә юлыккан.
Экологияне саклау, әйбергә сакчыл караш булдыру. Казанның 146 нчы мәктәбенең “Көпчәккә– икенче сулыш” проекты нәтиҗәләре турында әнә шундый сүзләр кулланырга була. Укучылар арасыннан берсе тәкъдим иткән бу акция бер көн эчендә 500 кв.м. мәйданда табигать һәм кеше өчен зыянсыз резина түшәмә әзерләү өчен кирәкле икенчел чимал җыю мөмкинлеге биргән.
Киң колачлы чистарту-җыештыру эшләре, агачлар утырту, экологик мастер-класслар, иҗади һәм спорт мәйданчыклары – үткән ял көннәрендә Шильна урманында бик тә мавыктыргыч экоквест булып узды.
Әлмәтнең 15нче балалар акчасына йөрүче нәниләр өчен экология белемнәре көне үткәрелде. Барлык төркемнәрдә тематик дәресләр: урта төркемдә – “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, өлкән сыйныфларда – “Табигать – безнең йортыбыз!” дигән экологик викторина, әзерлек төркемендә – “Без – табигать дуслары” дигән темага дәрес үткәрелде.